"Тылсымлы билгеләр" уен-дәрес

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

28-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авылы балалар бакчасында  зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен  китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова  "Тылсымлы билгеләр" дип исемләнгән чара үткәрде.

Балаларга юл кагыйдәләре турында сөйләде, әңгәмә оештырды, сораулар бирде. Балалар юл билгеләре, юл тамгалары һәм светофор  белән таныштылар. "Ярый,ярамый", "Юлда булсаң ,уяу бул", "Кем дөрес җыя?" кебек уеннар аша дәрестә алган белемнәрен ныгыттылар.Чара ахырында барысы бергә аппликация ярдәмендә светофор ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International