Баулыда “Снегоход” операциясе башлана

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Баулы районында 140 берәмлеккә якын кар автомобиле теркәлгән. Аларның 100гә якыны – нефть чыгаручы предприятиеләргә, калганнары шәхси кешеләргә теркәлгән.

Гостехнадзорның Баулы районы баш дәүләт инжер-инспекторы Альберт Талипов хәбәр иткәнчә, 10-29 декабрьдә “Снегоход” операциясе үткәреләчәк. Снегоходларда медицина аптечкасы, ут сүндергеч булу-булмау, машинаның теркәү таныклыгында һәм паспортында язылган маркасы, дәүләт теркәү билгесе, агрегатлар номерлары туры килү-килмәү тикшереләчәк. Машинаның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвенә аеруча зур игътибар биреләчәк.  Снегоход белән идарә итүченең AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы да тикшереләчәк.

 

http://bavly-tat.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International