11 декабрьдә, 17 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык театры режиссёры Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе үткәрелә.
Миргалиян Фәхриевкә 2018 елның 1 декабрендә 70 яшь тулган булыр иде. Аның истәлегенә оештырылган кичәгә керү ирекле.