Баулы укытучысы Мәскәүдә призлы урын алган

2018 елның 7 декабре, җомга

Баулылы Наҗия Кәлимуллина Мәскәүдә башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Минем иң яхшы дәресем” бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе финалында призлы урын алган.

Баулы шәһәренең 1нче мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Наҗия Кәлимуллинаның, Казанда “Минем иң яхшы дәресем” педагогларның һөнәри осталыгы бөтенроссия бәйгесенең республика этабында  катнашып, лауреат исеменә лаек булуы, бәйгенең Мәскәүдәге йомгаклау этабына узуы турында язган идек http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bauly-ukytuchysy-i-yakhshy-dres-tkrgn

23-29 ноябрьдә Мәскәүдә бәйгенең финал өлеше узган. Педагоглар өчен квалификация күтәрү курслары, мәдәни экскурсияләр программасы оештырылган. Укытучылар, Мәскәү шәһәре мәктәпләрендә булып, тәҗрибә уртаклашкан.

Бәйге финалында Россиянең төрле төбәкләреннән 80нән артык укытучы катнашкан.

Наҗия Кәлимуллина Мәскәүдә Татарстан данын яклаган һәм, жюри каршында дәрес уздырып, өченче урынга лаек булган.

 

http://bavly-tat.ru 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International