Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда урыны белән томан, төнлә һәм иртән томан, көчле җил.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла.
Баулының «Пегас» картинг-клубы (җитәкчесе Азат Арсланов) ТР Автомотоспорт федерациясе рейтингы буенча иң алдынгы район картинг-клублары исемлегенә керде.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстанда федераль телеканалларның аналоглы телевидениесе өзелде.
12-13 октябрьдә Оренбургта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты уза. Стартка, шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, илнең 30 төбәгеннән 300дән артык катнашучы чыгачак. Бүген, ярышларның беренче көнендә, баулылар ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар.
10-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының Кумертау шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге уза. Анда баулылар да бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Бүген, 12 октябрьдә, «Казан» агропаркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узды. Анда Татарстанның 43 районыннан, шул исәптән Баулыдан да көллият һәм техникум укучылары үз продукцияләрен тәкъдим итә.
14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналоглы трансляциясе туктатылачак.
Бүген, 11 октябрьдә, Лениногорскида «Йортыбыз – Татарстан» республика фестиваленең зона туры узды. Баулы районыннан дүрт иҗат коллективы чыгыш ясады.