ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

16 декабрь көнне Баулыда су бирү вакытлыча туктатылачак.

"Иң яхшы комбайнчы – 2019" республика конкурсында 1464 механизатор катнашты. Конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң зур уру мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде.

Бүген 2нче мәктәптә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы старт алды.


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Баулы шәһәрендә Кышкы картинг буенча Татарстанның көньяк-көнчыгышы кубогының беренче этабы узды.

Бүген тыл хезмәтчәне Миннегөл Сафиуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира Хөснуллина котлады.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Узбәкстан Парламентының закон чыгару палатасына вакытыннан алда сайлаулар алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгының Үзбәкстан Генераль консулы Фәриддин Насриев белән җылы очрашуы булды.

Кичә Баулыда яшәүче Мәдинә Садршагит кызы Абдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 14 декабрьдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция - илебезнең төп законы, ә паспорт - Россия гражданинының төп документы.

Бу  атнада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  «Ел  инженеры – 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләде.   Республиканың  иң яхшы    инженерлары  арасында  – аграр  тармак  белгечләре.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International