Бүген тыл хезмәтчәне Миннегөл Сафиуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира Хөснуллина котлады.
Миннегөл Сәмигулла кызы хәзерләү конторасында 30 елдан артык эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергән.