Баулыда автоузышлар үтте

2019 елның 15 декабре, якшәмбе

Бүген Баулы шәһәрендә Кышкы картинг буенча Татарстанның көньяк-көнчыгышы кубогының беренче этабы узды.

"Биктерра" кибете бинасы һәм "Пегас" спорт-патриотик клубы базасы арасындагы күл бозында 11 шәһәрдән картингчылар, аларның җанатарлары һәм тамашачылары җыелды.

Уфа, Казан, Түбән Кама , Алабуга, Сарман, Урыссу, Яр Чаллы, Октябрьски, Лениногорск, Ува (Удмуртия), Баулы – бу сезонда ярышларның беренче этабы географиясе шундый иде. Анда 8 яшьтән алып 54 яшькә спортчылар ярышты.

Дүрт баулылы уңышка иреште. Шәхси зачетта "Хонд 270" классында 1нче урынны Денис Романов, 3нче урынны Радмир Шараков алды.

"Мини" классында 2нче урынны Рушан Шәйхуллин, "ЧЗ" классында 3нче урынны Артур Гәрәев алды.

Нәтиҗәдә, "Пегас" клубы командасы өченче гомумкоманда урынын яулады.

Катнашучылар һәм тамашачылар өчен, гадәттәгечә, кыр кухнясында кайнар ризык әзерләнгән иде.

Фәридә Зыярова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International