Баулыда Россия Конституциясе көнендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә илебездә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция  - илебезнең төп законы, ә паспорт - Россия гражданинының төп документы.

Паспортларны яшьләргә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды. Ул, яшьләр үз илен яратырлар, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырлар, дигән ышаныч белдерде.

«Бердәм Россия» партиясенең Яшь гвардиячеләре «Син паспорт турында нәрсә беләсең?» дигән викторина үткәрделәр һәм яшьләргә паспортка тышлык тапшырдылар.

Әлеге чараның максаты – Россия халкының гомуммилли аңын, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм үстерүгә ярдәм итү, Россия Федерациясе Конституциясенә, законлылыкка, социаль тормыш нормаларына карата хөрмәт рухында тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International