Баулыда "Ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль этабы старт алды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген 2 нче мәктәп базасында «Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы старт алды.

Конкурста шәһәр һәм район мәктәпләреннән 22 укытучы катнаша, шуларның алтысы - «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә. Укытучылар өчен сынаулар өч көн узачак.

Педагогик осталык, төрле технологияләр, методикалар белү бәяләнәчәк. Конкурсның икенче этабы -мастер-класслар үткәрү, анда укытучылар үз методикаларын, дәресләрдә кулланган технологияләрен күрсәтәчәкләр, ягъни үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International