Безнең районнан 28 укучы Казанда традицион Президент чыршысында катнашты.
28 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Баулының универсаль спорт залында традиция буенча "Сәламәтлек" пенсионерлар клубы әгъзалары очрашты. Бу юлы алар теннис уйнады.
Район күләмендә “Юл хәрәкәте иминлеге буенча Яңа ел уенчыгы” балалар иҗаты эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды. Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурс Баулы шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан үткәрелде. Мәгълүмати партнер - “Баулы-информ”.
Сарман районында Кыш Бабай призына картинг буенча ачык кышкы ярышлар узды.
Тимур Әсәдуллин мәртәбәле бәйгенең “Муса Җәлил рус телендә” номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Иртәгә Татарстанда урыны белән томан көтелә.
29 декабрьдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арест салу мәсьәләләре буенча телефоннан "кайнар линия" уздырачак.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны күчерде. Түләү 797 номерлы Президент Указы нигезендә гамәлгә ашырыла һәм 2020 елның 17 декабренә сигез яшь тулмаган балалы гаиләләргә тиеш.
Илдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә бэйле рәвештә Россия Банкы пенсияләр һәм башка социаль түләүләрне “Мир” милеге түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү вакытын 2021 елның 1 июленә кадәр озайта. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә
Иртәгә урыны белән томан көтелә.