Безнең районнан 28 укучы Казанда традицион Президент чыршысында катнашты.
“Татнефть Арена” боз сараенда узган бәйрәмгә уку отличниклары, төрле конкурсларда, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, ятим балалар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган иде. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган. Мәктәп укучылары алдында популяр музыкаль төркемнәр чыгыш ясаган, моннан тыш, оештыручылар балалар өчен Яңа ел әкияте һәм татлы бүләкләр әзерләгән булган.