Баулы балалары юл йөрү кагыйдәләрен үти

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Район күләмендә “Юл хәрәкәте иминлеге буенча Яңа ел уенчыгы” балалар иҗаты эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды. Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурс Баулы шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан үткәрелде. Мәгълүмати партнер - “Баулы-информ”.

Конкурста катнашу өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча тематик Яңа ел уенчыгы әзерләргә яки әлеге темага Кыш Бабайга “Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп барам” дигән видеохат язарга кирәк иде.

Иң яхшы эшне сайлап алу жюри әгъзалары өчен иң катлаулы бурыч булды. Җиңүгә лаеклы эшләр шактый иде.

Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International