28 декабрьдә, Яңа ел алдыннан, Баулының универсаль спорт залында традиция буенча "Сәламәтлек" пенсионерлар клубы әгъзалары очрашты. Бу юлы алар теннис уйнады.
Катнашучыларны узып баручы ел символы Күсе һәм якынлашып килүче 2021 ел - Үгез сәламләде. Бу көнне алар бер-берсенә каршы теннис уйнады. Билгеле, Үгез җиңде.
“Сәламәтлек” клубы җитәкчесе Валентина Якупова клуб әгъзаләрына ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, яхшы кәеф теләде. Клубның иң актив әгъзаләре «ГТО» алтын һәм көмеш значоклар белән бүләкләнде.
Очрашу бәйрәм табыны белән тәмамланды.