Татарстанның 395 меңнән артык баласы бер тапкыр бирелә торган түләү алды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны күчерде. Түләү 797 номерлы Президент Указы нигезендә гамәлгә ашырыла һәм 2020 елның 17 декабренә сигез яшь тулмаган балалы гаиләләргә тиеш.

Түләүләргә гаризаны ике очракта гына бирергә кирәк:

- әгәр бала гаиләдә 2020 елның 1 июленнән барлыкка килсә яки ата-аналар элегрәк Пенсия фонды тарафыннан тәкъдим ителгән түләүләр артыннан мөрәҗәгать итмәгән булсалар;
- әгәр балалар өчен түләүләр алынган банк счеты ябылган булса.

Ике очракта да гариза бирүченең гамәлдәге банк счетын күрсәтеп, гаризаны игътибар белән тутырырга кирәк.

Түләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтында яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә 2021 елның 1 апреленә кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да (2021 елның 18 декабреннән 31 мартына кадәр чорда) шәхси кабинетта бирергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International