Сарман районында Кыш Бабай призына картинг буенча ачык кышкы ярышлар узды.
Анда Сарман, Баулы, Азнакай, Түбән Кама, Ютазы, Алабуга, Лениногорск районнарыннан, Яр Чаллы, Башкортостан һәм Удмуртиядән 90 нан артык спортчы катнашты.
Буран булуга карамастан, безнең картингистлар яхшы нәтиҗәгә ирештеләр, өченче урынны яуладылар.
