Татарстан халыклары дуслыгы йортында халык мәгърифәтчесе Иван Яковлевка багышланган «Татарстанның Чуваш чибәре - 2023» ХI Республика матурлык һәм талантлар конкурсы финалы узды. Бәйгедә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 дәгъвачы көрәште.
Баулы районыннан Афанасьева Александра (җитәкчесе Мурзакова Ирина Ивановна) «Илемле пике» ("Матур кыз") номинациясендә бүләкләнде.
«Татарстанның Чуваш чибәре - 2023» төп титулын Яр Чаллы шәһәре вәкиле - 14 яшьлек Анастасия Алексеева яулады.