Баулыда «Язгы игелек атнасы» гомумроссия акциясе узачак

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

20 апрельдән 11 майга кадәр Баулыда "Без бергә киләчәкне төзибез!" девизы астында "Язгы игелек атнасы" гомумроссия акциясе узачак. 

Акциянең максаты - социаль проблемаларны хәл итүче чаралар уздыру юлы белән волонтерлык хәрәкәтенә мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү.

Чара "Вконтакте" социаль челтәрендә "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы "Другое дело" сервисы базасында яхшы эшләр марафоны форматында узачак. Сервиста командаларда үтәү өчен биремнәр әзерләнгән.

20 апрельдә, Язгы игелек атналыгының беренче көнендә, Баулыда «Игелек маршы» старт ала - иреклеләр Җиңү һәм Хезмәт даны паркы буенча узачак.

Маршның максаты - Баулы районындагы ирекле эшчәнлеккә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Марш тәмамлангач, 

Марш тәмамлангач, волонтерлар Җиңү паркы һәм Хезмәт даны территориясендә  шимбә өмәсе үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International