Укучыларның туган як тарихы турында белемнәрен арттыру өчен, үзәк китапханәдә "Минем шәһәрем" проекты эшләнде. Анда 10 нчы һәм 8 нче сыйныфлар катнашты. Ул февральдән апрельгә кадәр дүрт этапта гамәлгә ашырылды.
Проект авторы Фәридә Зыярова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, балалар шәһәр тарихы белән таныша алсын өчен, проектка лекцияләр, музейга экскурсия, шәһәр буйлап квест кертелгән. Финалда балаларның белемнәрен тикшергәннәр. Проектта 300 дән артык укучы катнашкан.
- Проект миңа бик ошады, шәһәребезнең тарихы бай, уникаль кешеләр күп. Мондый проектлар яшь буын өчен бик кирәк дип уйлыйм, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 7 нче мәктәп укучысы - җиңүче мәктәп вәкиле Денис Сотников.
- Без монда үсәбез, яшибез, шуңа күрә үз ягыбызның тарихын белергә тиешбез. Проект туган шәһәребез турындагы белемнәребезне тирәнәйтергә ярдәм итте, - диде 6 нчы мәктәпнең 8б сыйныф укучысы Илина Галләмова.
- Проект чыннан да бик мавыктыргыч булды. Бик зур кызыксыну белән әзерләндек, күп мәкаләләр, китаплар укыдык, - дип сөйләде 6 нчы мәктәпнең 8б сыйныф укучысы Ильяс Хәбибуллин.
Проектта җиңгән командалар лаеклы бүләкләр алды. Дипломнар һәм бүләк сертификатларын район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тапшырды.