Баулыда Чернобыль АЭСы авариясе ликвидаторларын искә алдылар.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

37 ел элек иң эре техноген һәлакәтләрнең берсе булды. Бу уңайдан Баулыда Чернобыль АЭСы ликвидаторлары истәлегенә һәйкәл янында искә алу чарасы узды.

Җиңү һәм Хезмәт даны паркында ветераннар - “чернобыльчеләр”, һәлак булганнарның тол хатыннары, район җитәкчеләре, ветераннар советы вәкилләре, мәктәп укучылары, Баулы агрокөллияте студентлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары һәм башкалар җыелды. 

Техноген һәлакәтне туктаткан каһарманнарга рәхмәт сүзләрен “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Соколов җиткерде, авария ликвидаторлары башкарган батырлыкның беркайчан да онытылмаячагын билгеләп үтте.

Чарада катнашучылар, XX гасырның иң куркыныч фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чернобыль атом электростанциясендәге авария ликвидаторлары һәйкәленә гирлянда һәм чәчәкләр салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International