ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27 март көнне, 1нче номерлы шәһәр китапханәсендә, “Здравушка” клубы членнары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Кичәне китапханә мөдире В. Г. Гафиятова алып барды.
Авылларда яшәүчеләр өчен беренче тапкыр Баулы телевидениесе тапшыруларын карау мөмкинлеге туды.

Районда “Бала-төп пассажир” акциясе үткәрелде, аның барышында Баулының юл хәрәкәте буенча инспекторлары ата-аналарның законны санга сугуларын тикшерделәр - алар балаларны махсус утыргычларда йөртәләрме икән.

Шәһәрдәге агач торак йортларның берсендә иртә таңнан янгын чыга.


24
март, 2014 ел
дүшәмбе

 

22 март көнне “4 нче гимназия”дә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 мартта Баулы районы Үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча республика комиссиясенең утырышында язгы ташудан котылып булмавы турында аңларга мөмкинлек бирделәр.
Икенче  санлы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Туган теле – шагыйрьләр иле” дип исемләнгән, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган районкүләм шигырь бәйгесе  уздырылды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе

Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 6 нчы март көнне гимназиядә 5-9 нче сыйныфта укучы кызлар өчен “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе узды. 8 нче сыйныф укучысы Талипова Илсинә “Чын татар кызы” исеменә лаек булды.


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе бара. Акциянең максаты – авыл китапханәләре фондын әдәби һәм башка төрле китаплар белән тулыландыру. Аның бурычлары: авыл халкын китап укуга тарту, китапка карата гуманлык һәм сакчыл караш тәрбияләү. Акциядә катнашу ирекле,теләгән барлык кешеләр дә катнаша ала. Яхшы хәлдә сакланган барлык китапларны да китапханә кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International