IP-телевидениесенә тоташкан 1370 авыл абоненты 14 марттан ТНТ-Баулы тапшыруларын карый башладылар. Районыбызда мондый мөмкинлек 20 торак пунктында тудырылган. Кызганычка, бу хезмәттән әлегә кече авылларда яшәүчеләр файдалана алмый, чөнки биредә техник мөмкинлек юк.
17 марттан җирле телевидение тапшырулары шәһәрдә цифралы кабель телевидениесе челтәрендә дә күрсәтелә. Бу хезмәттән барлыгы 900 баулылылы файдалана.