Агач йортта бер хатын-кыз - күрү буенча инвалид яши. Аны күршедә яшәүче һәм янгынны беренче булып кургән оныгы өеннэн чыгара. Ул янгын сүндерүчеләрне дә чакыра. Янгында коридор һәм кухня янып бетә, бәхеткә, беркем дә зыян күрми. Баулы районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге мәгълүматлары буенча, якынча сәбәп - электр үткәргечләренең кыска ялганышы. Бу язньң беренче аенда дүртенче, ел башыннан - сигезенче янгын очрагы.