“Китапка икенче тормыш бүләк ит”: Тат.Томбарлы авыл китапханәсендә акциясе

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Шулай ук 2013 елны китапханә фондыннан чыгарылган иске татарча әдәби китаплар мәктәп китапханәсенә тапшырылды. Анда үзләрендә булмаган,мәктәп программасы өчен кирәк булган китапларны шатланып кабул иттеләр.
11 март көнне китапханәгә килгән укучы балалар чын-чынлап китап докторына әверелделәр. Алар үзләре яратып укый торган китапларны дәваладылар: кайчы, клей, кәгазь,скотч ярдәме белән китапларга “җан керттеләр”. Эш барышында китапханә мөдире Ахметзянова Эльвира балаларга китапны ничек кулланырга, саклап тотарга, чиста, пөхтә, барлык битләре исән булган китапны гына укуы күңелле икәнен аңлатты. Чараның максаты да китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китапны кадерләү иде. Балалар үзләре башкарган эштән канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International