Акция барышында балаларны махсус җайланмаларсыз йөрткән ун шофёрга карата административ беркетмәләр төзелде.
Баулы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Динар Исхаков мәгълүматлары буенча, тикшерүләр күп кенә ата-аналарның балалар утыргычлары исәбенә экономия ясауларын курсәтә. Ә бит балалар кәнәфие булмаган очракта өч мең сум, ә каеш эләктермәгән өчен - мен сум штраф каралган.
Агымдагы елда безнең районда балалар катнашында аварияләр теркәлмәде. 16 яшькә кадәрге биш бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнар.