ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

10 апрель - Ураза бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көне, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-КФҮ ДБУ) КФҮ ДБУ бүлекләренең/филиалларының бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә эш графигын бирә.

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Бүгенге көндә «Нәфис» хәйрия фонды, аның оештыручысы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, ЛНРга 36 тоннага якын көнкүреш химиясе җибәргән. Аны Татарстанның Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләр алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында, эшмәкәрлек премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итәләр.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

27 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.

27 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

- көчле яңгыр һәм кар явуы;

- секундына 18-23 метр тизлектә төньяктан көчле җил;

- көнбатыш районнарда буран;

- явым-төшем вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлануы;

- аерым районнарда бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар өемнәре барлыкка килүе мөмкин.

 

26 мартта Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начарланырга мөмкин.  

«Татэнергосбыт» АҖ «Кояшлы куян-2024» конкурсы эшләрен кабул итүгә старт бирде.

Россия почтасы ай саен маркетплейслардан һәм интернет-кибетләрдән 3 млн. заказ эшкәртә. 2023 елдан компания электрон сәүдә базарына өч эре логистик үзәктә склад хезмәтләре күрсәтә, шуларның берсе Казанда урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International