Татарстан шәһәрләрен үстерү институты делегациясе уңайлы шәһәр мохитен булдыру программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Баулыга эш сәфәре белән килде. Очрашу барышында экспертлар җирле администрация белән берлектә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүнең актуаль проектлары турында фикер алыштылар.
Институт сәфәренең төп бурычларына, төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләрен (паркларны, скверларны, яр буйларын) карау; проекттан соңгы анализ – халыкның төзелгән территорияләрдән ничек файдалануын өйрәнү; шәһәрне үстерү планнары турында фикер алышу һәм грант конкурсларында катнашу өчен администрация белән очрашулар керә.
Делегация Баулыда җирле һөнәрчелек остаханәсендә булды. Кунакларга өч проект тәкъдим иттеләр, аларның икесе инде уңышлы эшләп килә:
Чүлмәкче остаханәсе. Делегация әгъзалары җирле керамика традицияләре белән таныштылар һәм крестьяннарның кирәк-яраклары тарихына багышланган экскурсия уздылар. Осталар борынгы чүлмәкчелек техникасын һәм заманча эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Утын миче белән проект. Бу урында кунакларга гадәти булмаган мастер‑класста катнашырга тәкъдим иттеләр: алар утын мичендә коймак пешерделәр, кулдан эшләнгән чәйнекләрдән һәм чын утын самоварыннан чәй эчеп карадылар. Чара традицион көнкүреш атмосферасына чумарга һәм җирле һөнәрләрнең үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирде.
Крестьяннарның кирәк-яраклары музее (тәмамлану стадиясендә). Төзелеш әле дәвам итсә дә, музей экспонатларының бер өлешен – борынгы балчыктан ясалган көнкүреш әйберләрен карарга мөмкин булды. Кунаклар артефактларны күреп кенә калмадылар, кулларына тотып та карадылар, шулай ук осталардан һәр предметның тарихы турында да ишеттеләр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар алга таба үзара хезмәттәшлек планнары белән уртаклаштылар. Институтның экспертлары җылы кабул итүләре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм һөнәрчелек проектының югары дәрәҗәдә эшләвен билгеләп үттеләр.
Фото: Эльвира Косарева