Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны 96 яшен билгеләп үтте

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Баулыда яшәүче Сәетәхмәт Сәйфуллин улы Хафизов үзенең 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.

Сәетәхмәт Сәйфуллин улы 1930 елның 16 февралендә Оренбург өлкәсенең Северный районы Крәжле авылында туа. Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт итә. Техникумны тәмамлап, өйләнгәч, хатыны Әминә белән комсомол юлламасы буенча Магнитогорскига эшкә китә. Алар анда 48 ел яшиләр һәм өч бала тәрбияләп үстерәләр. Сәетәхмәт Сәйфуллин улы зур хезмәт юлы үтә: мастер, инженер булып эшли, җитәкче вазифаларын башкара. Аның гомуми хезмәт стажы 55 елдан артык, ул 71 яшькә кадәр эшләвен дәвам итә.

2007 елда гаилә Баулы шәһәренә күченә. Кызганычка каршы, 2009 елда Әминә ханым вафат була.

Сәетәхмәт Сәйфуллин улы һәрвакыт актив тормыш алып бара торган кеше була. Хикәя һәм шигырьләр язган, «җирле корреспондент» булган — авылдашлары хөрмәт итеп аңа шундый исем такканнар. Аның төзекләндерү турындагы мәкаләләре реаль проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә: нәкъ менә аның инициативасы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә туган авылы Крәжлегә юл салына.

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран күтәренке рух, дәрт белән гомер юлларыннан атлый. Кызы Виктория сүзләренчә, әтисе әлегә кадәр өйдәге барлык ир-ат эшләрен башкарырга тырыша һәм гармунда уйнарга ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International