Сәяхәткә җыенасызмы? Роспотребнадзор алдан әзерләнергә киңәш итә: үзегез бара торган илдәге эпидемиологик хәлне тикшерегез һәм кирәк булганда прививкалар ясатыгыз.
Иммунизация - иң ышанычлы саклану чарасы. Шуны истә тоту мөһим: сәфәргә чыкканчы уртача 3-4 атна алдан прививкаларны ясатырга кирәк, кайбер очракларда 1-2 ай алдан әзерләнү таләп ителә.
Нинди прививкалар кирәк булырга мөмкин?
Рутинныйлар - бала чакта эшләгәннәр (дифтерия, столбняк, корь, краснуха, паротит, полиомиелит, гепатит В). Сәфәр алдыннан аларга иммунитетны тикшерү яхшырак булыр, чөнки ревакцинация ясату кирәк булуы мөмкин.
Нинди инфекцияләрдән саклану кирәк булырга мөмкин?
- корсак тифы;
- А гепатиты һәм В гепатиты;
- дифтерия;
- столбняк;
- котыру чире;
- талпан энцефалиты;
- сары бизгәк;
- менингококк инфекциясе;
- малярия (гадәттә вакцина түгел, ә табиб билгеләү буенча дару профилактикасы таләп ителә).
Әгәр сәфәр 6 айдан артык дәвам итсә, вакцинация яки В гепатитыннан ревакцинация тәкъдим ителә.
Азия һәм Африка илләренә сәяхәт иткәндә котыру авыруына һәм сары бизгәккә, шулай ук маляриягә каршы профилактика һәм иммунизация турында алдан ук кайгыртырга кирәк.
Энцефалиттан прививка кирәк булырга мөмкин, әгәр дә сез Таиланд, Япония, Филиппин, Вьетнам, Һиндстан, Индонезия, Кытай, Мальдивага, Шри-Ланкага барсагыз.
Әгәр сез Һиндстанга, Үзбәкстанга, Африка илләренә, Монголиягә барсагыз, менингококк инфекциясеннән вакцинацияне карарга кирәк.
Сары бизгәккә каршы вакцинация (ил таләпләренә һәм маршрут сайлауга бәйле рәвештә мәҗбүри булырга мөмкин) Конго Демократик Республикасына, Камерун, Эфиопия, Маврикий утравына, Үзәк Африка илләренә, шулай ук Аргентина, Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Перу, Нигерия, Ангола, һәм кайбер башка Көньяк Америка һәм Африка илләренә барганда кирәк булачак.
Талпан энцефалитыннан вакцинация Беларусь (Беловежская пуща), Россия (Ерак Көнчыгыш, Урал, Идел буе) шәһәрләренә барганда актуаль булырга мөмкин.
Прививкалардан тыш, кыргый хайваннар һәм бөҗәкләргә якын килмәгез, таныш булмаган яки экзотик ризыкларны ашап карарга уйлаганда гигиенаны саклагыз, суга һәм ризыкка игътибарлы булыгыз.