Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый.
2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр дә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс оештыра.
Соңгы көннәрдә мессенджерларда Россия һәм Татарстан кешеләренең азык-төлек запасы җыюы турында яңалыклар барлыкка килә. Янәсе, кибет киштәләре буш инде. «Баулы-информ» хәбәрчесе шәхсән үзе шундый «яңалыклар»ның фейк булуына инанды.
Начар метеорологик күренешләр: 19 мартта иртән һәм көндез, 20 мартта төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метр тәшкил итәчәк.
Татарстанда Cavid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча табибларга чит илдән кайткан гражданнар белән элемтәләр турында хәбәр итү өчен. икенче "кайнар линия" ачылды.
Татарстанда коронавируска каршы көрәш штабының рәсми аккаунты ачылды - @ stopcovid19.rt.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
27, 30 мартта, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торучы яшь гаиләләрне 1 гыйнвардан 1 майга кадәр «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законы кысаларында яңадан теркәү башкарыла.