Татарстан Росреестры коронавирус аркасында гражданнарны кабул итүне туктата

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.

Шулай итеп, гражданнарны шәхси кабул итү, шулай ук атна саен Казанда Авангардная урамы, 74 (7 подъезд) адресы буенча үткәрелә торган гражданнарга консультация бирү вакытлыча туктатылды – аерым күрсәтмәгә кадәр. Әлеге чаралар шулай ук Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең территориаль бүлекләрендә дә гамәлдә.

Гражданнарга консультация бирү Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча башкарылачак. Гражданнар мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителәчәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәгендә түләүсез консультация алырга була.

Моннан тыш, Татарстан Росреестры гражданнарга skype сервисы аша да консультацияләр үткәрә. 

Хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм дәүләт кадастр исәбенә алу турындагы гаризаларны элеккечә үк КФҮ аша шәхси тәртиптә бирергә мөмкин. Шулай ук аларны электрон рәвештә Росреестр порталы аша да җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International