Баулы кибетләрендәге буш киштәләр турында имеш-мимешләр расланмады

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Соңгы көннәрдә мессенджерларда Россия һәм Татарстан кешеләренең азык-төлек запасы җыюы турында яңалыклар барлыкка килә. Янәсе, кибет киштәләре буш инде. «Баулы-информ» хәбәрчесе шәхсән үзе шундый «яңалыклар»ның фейк булуына инанды.

Берничә сәүдә ноктасында булып, кайбер баулыларның, чыннан да, арба тутырып азык-төлек җыюын күрдек. Тик мондый сатып алучылар күп түгел иде - бер атнага запас җыйган берничә пенсионер гына.

 Киштәләрдә төрле төр ярмалар, сөт продукциясе, конфет, консервлар, яшелчә, җиләк-җимеш, көнкүреш химиясе, шәхси гигиена предметлары һәм башкалар җитәрлек.

Фото: Айгөл Габдрәфыйкова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International