Covid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстанда Cavid-19 коронавирус йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча табибларга чит илдән кайткан гражданнар белән элемтәләр турында хәбәр итү өчен. икенче "кайнар линия" ачылды.

ТР буенча Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, Татарстанда коронавирус таралуга каршы көрәш штабы өстәмә күп каналлы телефонны (8-800-222-59-00) ачарга карар кылды.

Шалтыратулар көн саен 7:30дан 20:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International