ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча 17нче номерлы районара Федераль салым хезмәте идарәсендә коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны булдырмау максатыннан, агымдагы елның 23-24 март һәм 24-25 апрельләрендә планлаштырылган Ачык ишекләр көннәре үткәрүдән баш тарттылар.

Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 21 мартта Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.

Баулы район Советының утырышлар залында район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта шунда ук табибны өйгә чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.

Бүген, 19 мартта, Россиядә су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Бу датаны Баулыда туып-үскән Радий Зарипов та бәйрәм итә.

Китапханәгә килүгә вакытлыча чикләү бүгенге көннән кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International