Быел электрон хезмәт кенәгәләренә күчәбез

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәткәрнең хезмәт стажы турындагы мәгълүматны электрон рәвештә формалаштыруга күчү гамәлгә ашырыла.

2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр дә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен ПФРда яңа хисап барлыкка килде. 

Кәгазьләрдән электрон китапларга күчү акрынлап булачак һәм берничә этапны күздә тота.

2020 елда хезмәт кенәгәләре кәгазьдә калачак, ләкин кәгазь вариант белән бергә электрон вариант алып барырга кирәк булачак. 

2021 елга кадәр хезмәт эшчәнлеген башлаган хезмәткәрләрнең сайлау мөмкинлеге бар. 2020 елның 30 июненә кадәр барлык эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәләре буенча үзгәрешләр турында хәбәр итәргә тиеш. Алга таба хезмәткәр кәгазь хезмәт кенәгәсен яки мәгълүматны электрон рәвештә алып баруны сайлавы турында гариза язачак.

2021 елда яки соңрак эшли башлаган гражданнарның хезмәт кенәгәләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәләренә күчүгә әзерләнергә, хәбәрнамәләр эшләргә, шулай ук кәгазь хезмәт кенәгәләрендә язылуны тәртипкә китерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International