ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линияне эшләтеп җибәрде. Анда шалтыратучылар күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу туктатылган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген  белә ала. Әлеге кайнар линияне апрель дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр үткәрү планлаштырыла.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.

Татарстан салым органнарында гражданнарны шәхси кабул итү вакыты туктатылды.

2020 елның 5 мартыннан 5 апреленә кадәр Баулы районында яшәүчеләр «Халык контроле» системасына сигез тапкыр мөрәҗәгать иткән. Гаризаларның барысы да диярлек Баулы халкыннан.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый.

Онлайн-проект карантин шартларында татарстанлылар тормышын тәэмин итүче кешеләр турында бәян итәчәк.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

10 апрельдән 17 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу чорда кипкән үләннәрне, чүп-чарны ягу тыела.

"Игелекле эшләр" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы хастаханәсе медикларына 50 саклагыч махсус кием комплекты тапшырды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International