Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Начар метеорологик күренешләр: иртән, көндез 10 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә.
Баулылар инде берничә көн интернет эшенә зарланалар. Интернеттан файдаланучыларның артуы элемтә сыйфатына йогынты ясый.
"Баулы-информ" редакциясе Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегеннән җавап алды.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Интернеттан файдаланучы гражданнарга белгечләргә кабул итүгә язылу, шулай ук пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләү турында электрон гариза бирү мөмкинлеге бирелә.
7 апрельдә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды һәм волонтерлар белән очрашты.