Баулы районы башлыгы коронавируска каршы көрәш буенча "Игелекле эшләр" акциясенә кушылды

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

"Игелекле эшләр" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы хастаханәсе медикларына 50 саклагыч махсус кием комплекты тапшырды.

Кичә, махсус кием комплектларын тапшырганда, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулының үзәк район хастаханәсен карап чыкты һәм анда медицина персоналының эш шартлары белән танышты.

Баулы баш табибы Глеб Алексеев сөйләгәнчә, махсус киемнәргә һәм шәхси саклану чараларына ихтыяҗ зур, чөнки, әйтик, бер тапкыр кулланыла торган битлекне ике сәгать саен алыштырырга кирәк. Шәхси саклану чаралары запаслары Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хисабына тулылана. 

Шулай ук Глеб Алексеев соңгы көннәрдә ОРВИ белән авыручылар саны кимүен билгеләп үтте.

Рамил Гатиятуллин хастаханәнең реанимация, йогышлы авырулар бүлекләрен карап чыкты, мөдирләр белән аралашты. Реанимация бүлегендә бүгенге көндә дүрт үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты бар. 

Йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбиева боксларны күрсәтте, коронавирус белән авыручылар ачыклана калса,  аларны Баулы хастаханәсендә урнаштырачаклар.

"Авырулар урам ягыннан керәчәк, һәр боксның үз ишеге бар, – диде ул. - безнең өчен бу бик мөһим. - Медицина персоналы саклану чаралары һәм кием-салым белән тәэмин ителгән".

Баулыда бүген 18 кеше күзәтү астында, элегрәк 90 кеше булган. 

Бүгенге көндә Баулыда һәм Баулы районында коронавирус белән авыручылар юк.

Ләйсән Галимова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International