ТР салым хезмәте коронавирус пандемиясе вакытында онлайн-сервислардан файдалануны сорый

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе республика халкын яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

Никиташин Федераль салым хезмәтенең гражданнар сәламәтлеге турында кайгыртуын билгеләп үтте. 

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, теләсә нинди хезмәтне онлайн-сайтта алырга мөмкин (nalog.ru), мобиль кушымталарда да 50дән артык онлайн-сервис бар, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International