Татарстан Росреестрының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итүчеләр өчен мөһим мәгълүмат

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линияне эшләтеп җибәрде. Анда шалтыратучылар күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу туктатылган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген  белә ала. Әлеге кайнар линияне апрель дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр үткәрү планлаштырыла.

Беренче көнне үк кайнар линиягә 120дән артык кеше шалтыратты. Шул ук вакытта, игълан ителгән кайнар линия темасына карамастан, гражданнарның күбесе КФҮнең эш тәртибе белән кызыксындылар. Шуңа бәйле рәвештә, "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәсе булып тормавын ассызыклыйбыз. Күп функцияле үзәкләрдә гражданнарны кабул итүне яңарту турындагы карар Татарстан Республикасында эпидемиологик хәл нигезендә кабул ителәчәк. Шулай итеп, КФҮ эшчәнлегендә мөмкин булган үзгәрешләр турында учреждениенең рәсми сайты аша яки сайтта күрсәтелгән бердәм белешмә телефоны буенча: 8(843) 222-06-20 белергә мөмкин

Әгәр күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктату белән бәйле сорауларыгыз булса, Татарстан Росреестрының кайнар линиясенә 8 (843) 255 25 71 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук исегезгә төшерәбез, барлык сораулар, шул исәптән документларның әзерлеге турында Росреестрның 8-800-100-34-34 бердәм түләүсез телефонына шалтыратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International