ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

24 апрельдә башланган изге Рамазан ае дәвам итә. Бу айда мөселманнар ураза тоту белән беррәттән, шулай ук изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыга. Җиңү көне алдыннан Кызылъяр авылында Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов җитәкчелегендә мөселманнар 140 кешегә ифтар оештырды.

Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әминә Шәрипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

13  май көнне 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Узган ялларда, илебез Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, Баулы районының хөрмәтле ветераннары - Кызылъяр авылыннан Бибиҗәннәт Фәрхетдинова һәм Баулыдан Әдһәм Әхмәтҗанов үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны икеләтә бәйрәм белән район җитәкчеләре котлады.

1 апрельдән Баулыда үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында шәһәргә керү урыннарында юл-патруль хезмәте постлары урнаштырылган иде.

Россиядә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр акчалата ярдәм алачак. Һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә белдерде.


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

12 майдан башлап Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үзгәрәчәк

Әлеге вакытта Баулы районында бер кеше коронавирустан дәвалана. Аның аралашу даирәсе күзәтү астында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International