24 апрельдә башланган изге Рамазан ае дәвам итә. Бу айда мөселманнар ураза тоту белән беррәттән, шулай ук изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә ашыга. Җиңү көне алдыннан Кызылъяр авылында Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов җитәкчелегендә мөселманнар 140 кешегә ифтар оештырды.
Быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, бергә җыелып ифтар үткәрүдән тыелырга туры килгән. Шуңа күрә, ризык әзерләп, аны өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләргә, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрга таратырга дигән карар кабул ителгән. Авыл эшмәкәрләренең иганә ярдәме белән ике зур казанда 140 кешегә пылау пешерелгән. Аны мәчет активистлары адреслар буенча илткән.
Фәридә Зыярова