1 апрельдән Баулыда үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында шәһәргә керү урыннарында юл-патруль хезмәте постлары урнаштырылган иде.
Татарстанның 14 шәһәрендә, шул исәптән Баулыда, торак пунктка кергәндә киртәләр урнаштырылган иде. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары-полиция башлыгы Алексей Соколов сүзләренә караганда, 12 майдан барлык постлар да үз эшләрен туктатачак.
Әмма хәзер шәһәр эчендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк, дип вәгъдә итте Соколов.
Баулыга килгәндә, патруль кичә кичке 19.00 сәгатьтә үз эшен туктатты, дип хәбәр итте Баулы районы буенча Эчке эшләр бүлеге.