Узган ялларда, илебез Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, Баулы районының хөрмәтле ветераннары - Кызылъяр авылыннан Бибиҗәннәт Фәрхетдинова һәм Баулыдан Әдһәм Әхмәтҗанов үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны икеләтә бәйрәм белән район җитәкчеләре котлады.
9 майда район үзәк хастаханәсендә 35 елдан артык санитарка булып эшләгән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бибиҗәннәт Фәрхетдинованың 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен, аның йортына иң якын кешеләре - балалары, туганнары җыелды. Ветеранны котларга авылдашлары – авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл ветераннар советы рәисе Сиринә Вәлиева да килде. Район җитәкчелеге исеменнән Бибиҗәннәт апаны Бөек Җиңү көне һәм юбилее белән Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Ул ветеранга бәхетле картлык, ныклы сәламәтлек теләде, Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды.
10 майда баулылы Әдһәм Әхмәтҗанов үзенең 90нчы туган көнен билгеләп үтте. Ул шулай ук хезмәт ветераны. Әдһәм абый 52 елга якын линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә эшләгән, күп еллар предприятиенең инженеры булып, аның үсешенә шактый өлеш керткән. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина котлады.