Әлеге вакытта Баулы районында бер кеше коронавирустан дәвалана. Аның аралашу даирәсе күзәтү астында.
Бүгенге көндә ике баулылы коронавирустан тулысынча дәваланган. Алар белән аралашкан дистәләрчә кеше хәзер күзәтү астында. Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин "Инстаграм" социаль челтәрендәгеге үзенең битендә хәбәр иткәнчә, медиклар һәм полиция 80 кешене контрольдә тота.