2 майга Баулы районында коронавирус белән хәл тотрыклы кала.
Хәзерге вакытта Баулы районында яшәүче бер кеше коронавирустан дәвалана. Аның аралашу даирәсе күзәтү астында.
Аннан алда ике баулылы тулысынча дәваланган. Аларның аралашу даирәсе шулай ук күзәтү астында.
Күрше Бөгелмә районында бер кеше дәвалану уза. Ютазы районында - ике. Аларның аралашу даирәсе дә күзәтү астында.
Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә 12 майга авыруның 33 очрагы теркәлгән булган (+5).
Вәдимә Хафизова