Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә,апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә торган 5 мең сум акчаны хәзер ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк.
3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләнәчәк ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый. Бу хакта «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Пенсия фонды ТР буенча идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.
«Майда кабул ителгән гаризалар эшкәртелә һәм алар буенча карарлар кабул ителә. Банк счетларында бу акчалар 1 июньдә пәйда булачак», — диде ул.
Светлана Гайдук сүзләренчә, соңрак 1 июньнән соң киләчәк гаризалар буенча эш үткәреләчәк. Ул Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырып булуны искәртте.
