Кичә Баулы шәһәренең "Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МКП директоры итеп Альберт Талипов билгеләнде.
Яңа җитәкче турында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татар Кандызы авылында туып-үскән Альберт Талипов элек төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә баш инженер буларак эшләгән. 2016-2020 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы районы бүлеген җитәкләде.
Талипов өйләнгән, улы һәм кызы бар.