ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Яраткан эшләрендә гомумтанылган хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.

Мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы кысаларында, мәгариф хезмәткәрләре арасында профсоюз оешмасы призларына ярыш узды.

Филиал объектларында планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгының Федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, аңа фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урынының координаталарын күрсәтеп, хәбәр җибәрергә мөмкин.

«Пегас» спорт-патриотик яшүсмерләр клубы автоузышчылары Татарстанның көньяк-көнчыгышы Кубогының Лениногорск шәһәрендә узган алтынчы этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

Баулыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза торган «Созвездие - Йолдызлык 2021» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды.

Баулы шәһәренең универсаль спорт залында  2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасында "Динамо" җәмгыятенең 90 еллыгына багышланган мини-футбол буенча беренчелектә җиңүчеләр билгеләнде.

1 мартта төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, аязайганда һава температурасы -25 кә кадәр түбәнәя.

Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International