Баулы шәһәренең универсаль спорт залында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасында "Динамо" җәмгыятенең 90 еллыгына багышланган мини-футбол буенча беренчелектә җиңүчеләр билгеләнде.
Призлы урыннар өчен Баулыдан ике команда, Бөгелмәдән ике команда һәм Актүбәдән бер команда көч сынашты.
Беренче урынны Баулы-1 командасы, икенче урынны Бөгелмә-1 командасы, өченче урынны Баулы-2 командасы яулады. Җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды.